В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган ел 20 эт яңа йорт тапкан.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәреKZN.RU, 15 нче май, Татьяна Маркова). Мәдәни программа кысаларында шәһәрнең дүрт паркында һәм скверларында «Лапа дружбы» хәйрия акцияләре сериясе планлаштырылган. Бу хакта шәһәр Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласының Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова хәбәр итте.
«Казанлылар йортсыз хайваннар өчен шәһәр приюты карамагындагылар белән таныша һәм дүрт аяклы дус таба алачак. Акция инде өченче җәй уза һәм узган елда гына да 20 эт яңа йортка ия булды», – диде А.Латыйпова.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Казанда икенче эт санын алу башланды. Аның нәтиҗәләре шәһәрдә дүрт аяклыларның актуаль санын исәпләргә һәм караучысыз этләр проблемасын хәл итү буенча гамәлгә ашырыла торган чараларның нәтиҗәлелеген бәяләргә ярдәм итәчәк. Хисап махсус эшләнгән маршрутлар буенча алып барыла.