Тренировкалар яңа гына йөри башлаучыларга да, профессиональ спортчыларга да туры килә
Казан паркларында скандинав йөреше буенча бушлай тренировкалар узачак. Дәресләр теләсә кайсы яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге кешеләр өчен туры киләчәк.
Тренировкалар профессиональ инструкторлар җитәкчелегендә уздырыла, дип хәбәр иттеләр физик культура һәм спорт комитетында. Очрашуга 13:00 сәгатьтә 8 Март урамы, 18б адресы буенча (ТР Иҗтимагый палатасы бинасы, 3 кат, 5 офис) язылырга мөмкин.
Җентекле мәгълүмат алу өчен severnayakhodba@mail.ru электрон почтасы яисә +7(937)529-83-78 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Укуларны ТР төньяк йөреше федерациясе оештыра. Тренировканың көнен һәм вакытын инструктордан алдан ачыкларга кирәк. Федерация клублары түбәндәге адреслар буенча урнашкан.
Горки-Әмәт урманы
Җыелу урыны – чаңгы прокаты белән янәшә.
Инструктор – Аипова Әнисә Әмир кызы.
Телефон: +7(917)235-24-61.
Горький исемендәге парк
Җыелу урыны – «Ураган-Сарай» кафесы янында.
Инструктор – Сагеева Миләүшә Әхмәдулла кызы.
Телефон: +7(917)292-14-44.
«Крылья Советов» паркы
Җыелу урыны – үзәк керү.
Инструктор – Гафиятуллина Кадрия Газиз кызы.
Телефон: +7(905)310-04-98.
Җиңү паркы
Җыелу урыны – үзәк керү.
Инструктор – Лукашин Сергей Владимирович.
Телефон: +7(937)529-83-78.
Химиклар МС каршындагы нарат агачлыгы
Инструктор – Дормидонтова Екатерина Михайловна.
Телефон: +7(904)663-29-62.
Дәрвишләр бистәсе
Җыелу урыны – Комсомольское күле янында.
Инструктор – Полевщикова Эльза Ансар кызы.
Телефон: +7(917)864-49-56.
Урицкий исемендәге парк
Җыелу урыны – «Ракушка» сәхнәсе янында.
Инструктор – Софьина Елена Николаевна.
Телефон: +7(962)563-89-22.
Колсәет торак массивы
Җыелу урыны – су алу коймасы янында.
Инструктор – Медведева Ольга Ивановна.
Телефон: +7(905)315-49-02.
Отар торак массивы
Инструктор – Газизова Венера Илгиз кызы.
Телефон: +7(917)397-95-20.
«Яз» ТКсы
Инструктор – Маннанов Марат Миңнебай улы.
Телефон: +7(927)672-72-75.
Скандинавия йөреше фин чаңгычылары ярдәме белән барлыкка килгән, алар тренировкаларны елның җәйге вакытында да дәвам итәргә омтылган. Элегрәк KZN.RU укучыларына бу спорт төренең нәрсә белән файдалы булуы һәм аның белән ничек дөрес шөгыльләнүе турында сөйләгән идек.