В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фигуралар заманча композит материаллардан эшләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). Бүген Дәрвишләр бистәсендә Сәет Галиев исемендәге яңартылган мәдәният йорты артындагы паркка совет стилендәге скульптураларны кире кайтарганнар.
Фигуралар ныклы, заманча композит материаллардан эшләнгән һәм мәдәният сараен реконструкцияләүгә кадәр монда булган фигураларның аналогы булып тора, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Скульптураларны торгызу яңартылган мәдәният йорты янындагы территорияне төзекләндерү проектына кертелгән. Исегезгә төшерәбез, капиталь ремонттан соң мәдәният сарае июнь ахырында ачылды.
Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сарае - Казанның иң борынгы мәдәният йортларының берсе, 1959 елда төзелгән Сталин чорының архитектура һәйкәле. Ул Совет партиясе эшлеклесе Сәхип-Гәрәй Сәет-Галиев хөрмәтенә аталган. Бинага парк терәлеп тора, ә мәдәният сарае каршындагы мәйданда сквер һәм фонтан урнашкан.