Куштояклылар өчен мондый күләмдә бала китерү – сирәк күренеш
Казанның зооботаника бакчасы яңа тереклек ияләре белән тулыланды – сарык гаиләсендә алты бәрән туган. Бәрәннәр аклы-каралы, дип хәбәр иттеләр учреждение матбугат хезмәтендә.
Мондый күләмдә бәтиләрнең дөньяга килүе бу төрдә сирәк күренеш. Гадәттә сарыклар берьюлы 2-3 бәрән тудыралар. Аларга сөт җитмәү сәбәпле, «Тояклылар» бүлеге хезмәткәрләре бәтиләрне шешәдән ашаталар.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан зооботаника бакчасында нәфис аккош яши башлаган. Канатлы Гошаны Чукоткадан алып килгәннәр, ул профессиональ карауга һәм кайгыртуга мохтаҗ булган.