Литургияләр атна саен якшәмбе көннәрендә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). Казанда реставрацияләнгән Пантелеимон гыйбадәтханәсендә даими гыйбадәт кылулар башланды. Беренче Изге литургия 26-нчы июльдә узган.
Изге гыйбадәтне Вознесенский Макарий монастыре башлыгы вазифаларын башкаручы, иеромонах Амвросий (Горновский) җитәкләде. Изге Пантелеимон гыйбадәтханәсендә литургия атна саен якшәмбе көннәрендә узачак. Гыйбадәт 9.00 сәгатьтә башлана.
Чиркәү кибетендә Вознесенский Макарий монастыренда искә алу өчен язулар кабул ителә. Шулай ук халык чукындыру һәм җеназа йолаларын үткәрү мәсьәләләре буенча да мөрәҗәгать итә ала. Җомга һәм шимбә көннәрендә Пантелеимон гыйбадәтханәсе 9.00-дән 17.00 сәгатькә кадәр, якшәмбе көнне - 8.00-дән 17.00 сәгатькә кадәр ачык, дип хәбәр итә Татарстан митрополиясенең матбугат хезмәте.
Бишбалта бистәсендә хастаханә каршындагы храм-часовня 1890 елларда архитектор Генрих Руш тарафыннан төзелә. Совет чорында чиркәүгә җитди зыян китерелә, әмма аның бай тышкы декоры безнең көннәргә кадәр сакланган. Соңгы елларда чиркәүдә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан инициативасы белән реставрацияләү эшләре алып барылды.
Объектны реставрацияләү тәмамланды. Казанның Киров һәм Мәскәү районнары халкы Столяров урамы, 39в адресы буенча урнашкан яңа гыйбадәтханә җәмгыятенә кушыла ала.