В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
19-нчы октябрь көнне Казанда һава температурасы 7-9 градустан югарырак булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU( 18-нче октябрь). 19-нчы октябрь көнне Казанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә 3-5 градус, көндез 7-9 градус җылы булачак.
Тулаем республика буенча бераз яңгыр көтелә, көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә +1 градустан +6 градуска кадәр, көндез +6 градустан +11 градуска кадәр тибрәнәчәк.
Чәршәмбе, 20-нче октябрь көнне, Татарстанның аерым районнарында янә бераз яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы +1 градустан -4 градуска кадәр, көндез -2 градустан -7 градуска кадәр булачак.
Пәнҗешәмбе, 21-нче октябрь көнне, республика районнарында төнлә һава торышы югары басым йогынтысында, көндез һәм кичен – тирән һәм киң Төньяк-Атлантика циклонының алгы өлеше йогынтысында формалашачак. Көндез яңгырлар көтелә, аерым районнарда юеш кар, көньяк-көнбатыштан көчле җил, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, җомга һәм шимбә көннәрендә, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, республика төньяк киңлекләре буенча хәрәкәт итүче циклонның җылы секторында булачак. 22-нче октябрьгә каршы төндә һава температурасы 0 градустан +5 градуска кадәр булачак, төнлә һәм иртән яңгыр явачак, урыны белән юеш кар. 23-нче октябрьгә каршы төндә температура +3 градустан +8 градуска кадәр, көндез 9-градустан 14 градуска кадәр тибрәнәчәк. Яңгыр көтелә, көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын җил исәчәк.