Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.10.2021, 12:49

Көзге чакырылыш кампаниясендә Татарстаннан 3 меңнән артык кеше хәрби хезмәткә китәчәк

Чакырылыш 31-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь, Алина Бережная). Бүген илдә көзге чакырылыш кампаниясе башланды. 1-нче октябрьдән 31-нче декабрьгә кадәр армиягә 127 мең яшь егет чакырылачак, Татарстаннан хезмәт итәргә 3 меңнән артык кеше китәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин хәбәр итте.

Хәрби хезмәткә отсрочкасы булмаган хәрби учетта торучы 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге ир-атлар алына. Сергей Погодин сүзләренчә, гражданнарны хәрби хезмәткә алу мөмкин кадәр ачык үткәреләчәк. «Иҗтимагый оешмалар вәкилләренә чакыру комиссияләре составында эшләү, хәрби хезмәткә чакырылучыларның ата-аналарына комиссия утырышларында катнашу, аларны хезмәт итү урыннарына озата бару мөмкинлеге биреләчәк», – дип сөйләде ул.

Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучыларның 37%-ын коры җир гаскәрләренә, 14%-ын – милли гвардия гаскәрләренә, 11%-ын – стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә, хәрби-диңгез флотына, һава-космик көчләренә, 10%-ын – һава-десант гаскәрләренә һәм махсус билгеләнештәге частьләргә, 6%-ын башка бүлекчәләргә җибәрү планлаштырыла. «Үзәк хәрби округы частьләре өчен билгеләнгән командаларга аерым игътибар бирәбез. Алар өчен әзерлеклерәк, югары психик тотрыклылык күрсәткечләре булган яшьләр сайлап алыначак», – дип билгеләп үтте Сергей Погодин.

Шулай ук шефлыкка алынган хәрби частьләр белән эш дәвам иттереләчәк, хәзерге вакытта аларның 51-е белән килешү төзелде. «Анда бер меңнән артык кешене җибәрү планлаштырыла», – дип ассызыклады Сергей Погодин.

Традиция буенча татарстанлылар президент полкына да хезмәткә китәчәк, ә югары белемле һәм фән белән шөгыльләнүче яңа алынучылар фәнни роталарда хезмәт итәчәк. Бу частьләргә 10 кеше сайлап алынган.

Чакырылыш кампаниясе вакытында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары күреләчәк, аерым алганда, чакырылыш пунктларында һәм республиканың җыелу пунктында. Барлык пунктлар контактсыз термометрлар, медицина маскалары, дезинфекцияләү чаралары, бактерицид лампалар белән тәэмин ителгән. Махсус барьер зоналары җиһазландырылган, аларда яңа хезмәткә алынучыларның температурасын үлчиләр, аларга шәхси саклану чаралары – битлекләр һәм антисептиклар бирәләр. Әгәр дә хәрби хезмәткә алынучы кешенең температурасы 37 градустан югары булса, ул хәрби комиссариатка һәм ТР җыелу пунктына кертелмәячәк.

Җибәрелер алдыннан барлык хәрби хезмәткә алынучылар ике тапкыр коронавируска тест тапшырачак. Диагноз расланган очракта, егет бу чакырылыш кампаниясендә хезмәткә алынмаячак. «Бу инде эшләнгән, җайга салынган схема, без инде өченче тапкыр чакырылыш кампаниясен мондый режимда уздырабыз», – дип билгеләде Сергей Погодин.

Республиканың җыелу пункты хәрби хезмәткә алынучыларны кабул итәргә әзер, барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган. Килү белән егетләргә гаскәрләрнең төренә туры китереп форма комплекты, шулай ук шәхси гигиена чаралары биреләчәк. Армиягә чакырылучыларны беренче тапкыр озату 15-нче октябрьгә планлаштырылган.

Татарстанда 4 элемтә операторы катнашында оештырылган «Әнигә шалтырат» проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Республика акчалары исәбенә хәрби хезмәткә чакырылучыларга хезмәт урынына күчеп йөргәндә телефоннан файдалану өчен 200 сум күләмендә вакытлы түләү күчереләчәк.

Моннан тыш, җыелу пунктында яңа алынганнарга банк карталарын рәсмиләштерәләр һәм бирәләр, аларга ай саен 2 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Быел акчалата пособие күләме 4%-ка арткан.

Сергей Погодин сүзләренә караганда, язгы чакырылыш кампаниясе нәтиҗәләре буенча армиядән качып ятучы 60 кеше ачыкланган.

Барлык яңалыклар