В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Октябрьдән декабрьгә кадәр республикада хәрби хезмәткә барлыгы 18 мең кеше чакырылырга тиеш.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь, Ксения Швецова). Бүген көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Татарстанда октябрьдән декабрьгә кадәр 18 мең кеше хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш, аларның 3,5 меңе хәрби хезмәткә китәчәк, калганнары хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерү хокукына ия. Хәзер чакырылучыларга өйгә шалтыратыр өчен ташламалы тарифлы сим-карталар гына түгел, акча белән банк карталары да бирәчәкләр, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы комиссары, генерал-майор Сергей Погодин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның 36%-ын – коры җир гаскәрләренә, 15%-ын - хәрби-диңгез флотына, 11%-ын - һава-космик көчләргә, 9%-ын - РФ Милли гвардиясе гаскәрләренә, 12%-ын – РФ Оборона министрлыгының Баш идарәсенә һәм 5%-ын башка бүлекчәләргә хезмәт итүгә җибәрү планлаштырыла.
Югары уку йортлары һәм урта махсус белем бирү учреждениеләре студентлары армиягә чакырылудан кичектерү ала яки хезмәткә китә ала. Хәзер моның өчен академик отпуск алырга кирәк түгел - С.Погодин хәбәр иткәнчә, 1-нче сентябрьдән федераль законнарга төзәтмәләр үз көченә керде, алар гражданнарга хәрби хезмәткә чакырылудан азат итү яки кичектерү хокукыннан баш тартырга мөмкинлек бирә, моның өчен чакырылу комиссиясенә гариза язарга кирәк.
Яшәү урыны һәм тору урыны буенча теркәлмәү хәрби исәптә торудан азат итми, дип искәртте спикер. «Бу норма бигрәк тә башка төбәкләрдән килгән югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен актуаль», – дип ассызыклады С.Погодин.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның ТР җыелма пунктына килүе 22-нче октябрьдән планлаштырылган. Җыелма пунктта солдатлар үз кыяфәтләренә, гаскәр төренә туры килә торган хәрби формага киенәләр. Шунда ук барлык хәрби хезмәткәрләргә, гадәттәгечә, шәхси гигиена чаралары бирелә.
Көзге чакырылыштан яңалык кертелә – чакырылучыларга ай саен акча белән банк карталары биреләчәк, ул - гади солдатлар өчен 2 мең сум һәм ятимнәр өчен 3 мең сум тәшкил итә. «Бу карталарның балансын ата-аналар тулыландыра ала, - дип өстәде спикер. - Мондый яңалыкны армиягә алынучыларга уңайлы хезмәт шартлары тудыру өчен керттек».
Шулай ук Татарстанда «Әниеңә шалтырат» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә: барлык чакырылучыларга һәм аларның әти-әниләренә ташламалы тарифлар белән сим-карта тапшырыла. «Элек без телефоннар да бирә идек, әмма армиягә чакырылучыларның үз телефоннары яхшырак, шуңа күрә алар, кагыйдә буларак, үзләренекен калдыруны өстен күрә. Әмма кирәк булган очракта, телефоннар да тапшырыла», - дип өстәде С.Погодин.
Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда хәрби хезмәткә чакырылучы гражданнар составы сизелерлек үзгәрде. Барыннан да элек, аларның яше арткан: хәрби хезмәткә чакырылучыларның күбесе белем алу өчен кичектерү алды һәм шулай итеп, 18 яшьлек егетләрнең саны нык кимеде. Әйтик, агымдагы елның язында Татарстаннан 20 яшьтән узган 2115 кеше хезмәт итәргә киткән, бу гомуми санның 63,7%-ын тәшкил итә.
Агымдагы елның көзендә хәрби хезмәт үтү өчен югары һәм урта һөнәри белемле хәрби хезмәткә чакырылучыларның 80%-ка якынын хәрби хезмәткә җибәрү планлаштырыла. «Иң сәләтле, югары белемле егетләр Россия Федерациясе Оборона министрлыгының фәнни-җитештерү бүлекчәләренә һәм роталарына җибәреләчәк, – диде С.Погодин. - 2015 елдан башлап республикадан фәнни роталарга 42 татарстанлы җибәрелгән, бу елның көзендә тагын 13 егетне җибәрү планлаштырыла».
Хәрби хезмәтне аңлы рәвештә сайлаган гражданнар саны арта, - дип билгеләп үтте спикер. Кагыйдә буларак, мондый егетләр оборона-сәнәгать комплексы белгечләрен әзерләү өчен уку бүлекчәләренә җибәрелә. Бүген кадрлар потенциалын саклап калу өчен шундый дүрт фәнни-җитештерү бүлекчәсе булдырылды. Алар фәнни-тикшеренү һәм җитештерү предприятиеләре базасында формалаштырылган, хезмәт вакытының яртысын хезмәт итүчеләр җитештерүдә үткәрә.
Соңыннан С.Погодин хәбәр иткәнчә, бу көздә альтернатив гражданлык хезмәтенә республикадан 31 кеше җибәреләчәк.
Көзге чакырылыш кампаниясе 31-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.