В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дискуссияләрне трансляцияләүне 1500 кулланучы карады
Фото: Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче октябрь, Камилә Вилданова). Казанда «Диалоглар. Көзге очрашулар» форумы үз эшен төгәлләде. ТР Милли китапханәсендә 28 нче һәм 29 нчы сентябрьдә узган лекцияләр һәм дискуссияләр сериясендә 800 дән артык кеше булды, онлайн аларда 1500 кеше катнашты. 50 спикер белән очрашуларда ике тема күтәрелде: «Мәгариф объектлары үсеш һәм тормышта үзеңне табу урыны буларак» һәм «Заманча культ корылмалары».
«Без шәһәр төзелеше стратегиясен аңлау буенча эшне дәвам итәбез. Алда «Казаныш» форумы, ул әкренләп архитектура җәмәгатьчелегенең әһәмиятле вакыйгасына әверелә. Ул Татарстанга һәм Идел буена гына түгел, бөтен Россиядән килгән белгечләргә дә кызыклы. Профессиональ абруйлы архитекторларның, шул вакытта архитектура тармагына беренче адымнарын ясаучы яшь коллегаларның фикере яңгыраган мондый очрашулар безнең өчен бик мөһим. Без «Диалоглар»ны игътибар белән күзәттек: кызыклы җанлы чыгышлар, шул исәптән төзү планлаштырылган культ объектлары буенча яңгыраган тәнкыйть. Мондый дискуссияләрдә хакыйкать һичшиксез табылачак», – дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә.
«Диалоглар»га беренче тапкыр мәктәп укучыларын җәлеп иттеләр. «Алдынгылар хәрәкәте» балалары чарада чыгыш ясадылар һәм мәктәпнең идеаль киңлеген ничек күрүләре турында сөйләделәр. Балалар җитди әзерләнгән – 3D презентацияләр тәкъдим иттеләр, видеороликлар төшергәннәр, пространствоның рәсемнәрен ясаганнар һәм хәтта «Майнкрафт» компьютер уенында кабинетларны җыйганнар. Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина билгеләп үткәнчә, «Алдынгылар хәрәкәте» катнашучылары белән эш дәвам итәчәк.
Пленар дискуссиядә бертавыштан заманча белем бирү учреждениеләре уникаль булырга һәм шул ук вакытта укучыларның һәм укытучыларның ихтыяҗларын исәпкә алырга, укырга гына түгел, аралашырга, спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирергә тиеш дигән фикер кабул ителде.
«Мондый объектларны булдыру өчен укытучылар, директорлар, проектлаучылар һәм башкарма хакимият органнары һөнәри берләшмәсенең төрле дәрәҗәдәге структур коммуникацияләрен җайга салырга кирәк. Бер-берегез белән аралашып кына, балалар үсәчәк һәм тормышта үзләрен табачак яхшырак шартларга ирешеп була», - дип аңлатты Илсөяр Төхвәтуллина.
Мәгариф объектлары буенча программа кысаларында мондый биналарны проектлауда тәҗрибәсе булган 26 спикер чыгыш ясады. Тәкъдимнәрнең берсе спорт блокларын һәм рекреацион киңлекләрне уку вакытыннан тыш район халкының куллануына кагылды. Казанның баш архитекторы фикеренчә, бу соңгы вакытта мәктәпнең өстәмә белем бирү, спорт секцияләре һәм түгәрәкләр оештыру мөмкинлекләрен куллану ярдәмендә ачыклыкка, тирә-юньдәге төзелешләр белән үзара бәйләнешкә, киңлеккә җәлеп итүгә мөрәҗәгать итү белән бәйле. Мәктәп укучылары өчен генә түгел, балалар өчен дә, микрорайонда яшәүчеләр өчен дә.
Экспертлар шулай ук балаларның уңайлы аралашу мөмкинлеге булсын өчен мәктәпләрнең коридорларына һәм белем бирү учреждениеләренең тирә-ягындагы территорияләренә күбрәк игътибар бирергә кирәк дигән фикергә килделәр.
«Россиядә без ориентлаша алырлык мәктәпләр мисаллары бар инде. Элемтәләр җайга салына, һәм мин хезмәттәшләремнең тәҗрибәсенә нигезләнеп һәм аны үз эшләнмәләребез белән тулыландырып, Казанда иң яхшы балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзи алабыз», - дип ассызыклады Илсөяр Төхвәтуллина.
Дини корылмалар төзү темасын тикшерүдә ТР Мөселманнары диния идарәсе башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан епархиясе музее җитәкчесе, иеромонах Аркадий (Логинов) һәм башка руханилар катнашты.
«Диалоглар»да спикерлар гыйбадәтханәләр практик һәм уңайлы булырга тиеш дигән фикер белдерделәр. Алар тиешле инфраструктура белән җиһазландырылырга һәм белем бирү һәм социаль функцияләр белән тулыландырылырга тиеш. Шул ук вакытта проектларның киләчәк буыннар өчен дә кызыклы булуы мөһим. Киләчәктә культ корылмалары алдагы буыннар өчен алар төзелгән вакытның символы булачак, дип саный экспертлар.
Аркадий атакай билгеләп үткәнчә, күпчелек очракта гыйбадәтханә архитектурасы тарихи корылмаларны кабатлый, әмма оригиналны уздыру мөмкин түгел, традицияләрне һәм яңалыкларны берләштереп, алга барырга кирәк.
Казанның яңа җәмигъ мәчете проекты белән «Диалоглар»да «Цимайло, Ляшенко һәм партнерлар» архитектура бюросына нигез салучы Николай Ляшенко чыгыш ясады. Очрашуда катнашучылар киләчәктә дини учреждение эшчәнлеге турында фикер алыштылар. Мөселман руханилары Казанда төзеләчәк мәчетнең заманча архитектурасында традицион культ элементларын чагылдырырга теләк белдерделәр.
Илсөяр Төхвәтуллина территорияләрне планлаштыру проектларында гыйбадәт йортлары төзү өчен участоклар резервларга тәкъдим итте.
«Гыйбадәт йортлары һәрвакытта да вакытны узып проектланган. Төзелештә кулланыла торган технологияләр һәм барлыкка китерелгән киңлекләр буенча – бу һәрвакыт кунакларның хөрмәтен, соклануын уяткан һәм игътибарны җәлеп иткән, шуның белән аларны дингә җәлеп иткән корылмалар булган. Шуңа күрә мәдәни архитектураның яңа заманча телен булдыру мөһим, аның ярдәмендә традицияләргә хөрмәт белән яңа гыйбадәт йортлары төзеләчәк», – дип билгеләп үтте Казанның баш архитекторы.