Ачык кадастр картасында 362 җир кишәрлеге һәм 180 гә якын территория турында белешмә күрсәтелгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь). Татарстанлылар башка регионнарда төзелеш өчен җирләрне читтән торып сайлый ала. «Төзелеш өчен җир» онлайн-сервисы Росреестр тарафыннан эшли башлады.
Участокны Пермь краенда, Самара һәм Псков өлкәләрендә сайларга мөмкин. Объектлар турында мәгълүматлар ачык кадастр картасында урнаштырылган. Бүгенге көндә онлайн-сервиста 362 җир кишәрлеге һәм 180 тирәсе территория турында мәгълүмат бар.
Росреестрның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, сервис географиясе акрынлап киңәйтеләчәк, Россиянең бөтен территориясен колачлау планлаштырыла. Ачык кадастр картасына белешмәләр кертү турында килешүләр илнең 43 субъекты белән төзелде.
«Төзелеш өчен җир» сервисы «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында төзелде. Ул инвесторларга, күпфатирлы йортларны һәм коттедж бистәләрен төзү белән шөгыльләнүче төзүчеләргә, шулай ук гражданнарга цифрлы технологияләр ярдәмендә җир сайларга һәм сатып алырга мөмкинлек бирә.