В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
27 декабрьгә кадәр иң яхшы кышкы тылсымчыны сайларга һәм аның өчен тавыш бирергә була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). "Халык Кыш бабае" бәйгесенең иң кызыклы этабы җитте - онлайн-тавыш бирү башланды, анда бүгенге көндә 4 меңнән артык кеше катнашты инде. 27 декабрьгә кадәр аларга кушылырга һәм иң яхшы команда өчен үз тавышыңны KZN.RU порталында бирергә мөмкин.
Җиңү өчен барлыгы 18 команда көрәшә, алар белән кышкы тылсымчылар чыгышлары төшерелгән видео карап танышырга мөмкин.
27 декабрьдә, "Казан" гаилә үзәге территориясендә үзәк чыршы ачылган көнне, "Халык Кыш бабае" бәйгесенә йомгак ясалачак.