В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Инклюзив программа дүрт чараны үз эченә ала.
Фото: Денис Гордийко
6 нчы октябрьдә 13:00 сәгатьтә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен, музей-тыюлыкның архитектура һәйкәлләренең тактиль макетларын кулланып, «Кремльгә кагыл» дип аталган экскурсия узачак.
8 нче октябрьдә 15:00 сәгатьтә аутизм спектры бозылган балалар һәм аларның ата-аналары өчен «Казан Кремле белән беренче танышуым» җыелма экскурсиясен үткәрәчәкләр. Экскурсантларны борынгы ныгытма буйлап интерактив ярдәмче карта белән сәяхәткә алып чыгачаклар.
16 нчы октябрьдә 15:00 сәгатьтә Казан Кремле территориясендә Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещение соборында саңгыраулар һәм начар ишетүчеләр өчен рус ишарәләр телендә экскурсия башлана.
18 нче октябрьдә 13:00 сәгатьтә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе буенча күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен экскурсия узачак, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.
Экскурсияләрдә катнашу өчен +7(986)917-78-61 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. Әлеге номер буенча шалтыратып кына калмыйча, мессенджерларда (WhatsApp, Telegram) хәбәр дә калдырырга мөмкин.