Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.09.2022, 13:03

Октябрь аенда Казанда аутизм спектры бозылган балаларны тәрбияләү темасына семинарлар циклы узачак

Чараларда катнашу бушлай, алдан теркәлү узарга кирәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче сентябрь). 6-7 нче октябрьдә Казанда аутизм спектры бозылган балаларны тәрбияләү темасына семинарлар сериясе узачак. Чараларда катнашу бушлай, алдан теркәлү узарга кирәк.

Спикерлар белән берлектә казанлылар аутизм спектры бозылуны коррекцияләү ысуллары, аутизмлы баланы тәрбияләү, балаларның коммуникациясе, уен күнекмәләрен үстерү һәм төркем белән шөгыльләнү, арыганлык белән көрәш, беренчел скрининг һәм башкалар турында фикер алышачак. Моннан тыш, семинарлар кысаларында белгечләрнең шәхси консультацияләре узачак.

Казанлылар алдында «Үзенчәлекле балалар. Татарстан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Светлана Салихова, психиатр Илнур Сабиров һәм үз-үзеңне тотышны гамәли анализлау белгече, «Яңа планета» тернәкләндерү үзәгенең төркемле укыту юнәлеше кураторы Гөлшат Хәлилова чыгыш ясаячак.

Семинарларда 2021-2022 елларда «аутизм спектры бозылу» диагнозы куелган инвалидлык статусын алган балаларның ата-аналары катнаша ала, дип хәбәр итә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте.

Семинарлар циклы «Үзенчәлекле баланы ничек үстерергә?» проекты кысаларында 23 нче сентябрьдән 30 нчы апрельгә кадәр гамәлгә ашырыла. Проектның төп бурычы – балага беренче тапкыр «аутизм спектры бозылу» диагнозы белән очрашкан ата-аналарга мәгълүмати ярдәм күрсәтү.

Проект берничә этапта тормышка ашырыла: 23 нче сентябрьдә онлайн-семинар узды; 1-30 нчы октябрьдә Казанда, Әлмәттә, Чаллыда белгечләрнең күчмә семинарлары һәм консультацияләре узачак, ә 1-30 нчы апрельдә семинарлар кабатланачак. Проект сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларның 300 ата-анасын колачлар дип планлаштырыла.

Проектның нечкәлекләрен +7(987)219-77-70 телефоны буенча ачыкларга була.

Проект «Үзенчәлекле балалар. Татарстан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты ярдәмендә «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыятенең «Халыкның зәгыйфь катламнарын яклау» номинациясе буенча грант акчаларын җәлеп итеп тормышка ашырыла.

Барлык яңалыклар