Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.10.2022, 14:51

Октябрь аенда Казанда юристлар белән түләүсез консультацияләр сериясе узачак

Белгечләр гаилә һәм торак хокукы буенча сорауларга җавап бирәчәкләр, шулай ук күчемсез милекне рәсмиләштерү процедурасын аңлатачаклар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче октябрь). Октябрь аенда Казанда түләүсез юридик консультацияләр сериясе узачак. Белгечләр казанлыларны «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды бүлекчәсендә кабул итәчәк.

13 нче октябрьдә һәм айның һәр икенче пәнҗешәмбесендә шәһәрлеләрнең сорауларына 11 елдан артык эш тәҗрибәсе булган юрист Илдар Кыямов җавап бирә. Белгеч 2013 елдан бирле фонд карамагындагыларга ярдәм итә, еш кына аңа торак-коммуналь хуҗалык, коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм бурычларны түләтү темалары буенча мөрәҗәгать итәләр.

21 нче октябрьдә башкалада яшәүчеләр гаилә һәм торак хокукы, алиментларны түләтү, мөлкәтне бүлешү, хосусыйлаштыру, мирас, ана капиталы һәм балалар өлеше булган күчемсез милекне сату буенча сораулар бирә алачаклар. Консультацияне юристлар Наталья Веретенникова һәм Людмила Иванова үткәрәчәк.

ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе һәм ТР буенча Кадастр палатасы юристлары белән очрашу октябрь консультацияләре сериясен төгәлләячәк. Консультация 27 нче октябрьдә узачак. Белгечләр күчемсез милекне рәсмиләштерү, сату, бүләк итү килешүләрен төзү һәм башка сорауларга җавап бирәчәк.

Барлык консультацияләр дә Калинин ур., 3 адресы буенча 10:00 дән 12:00 гә кадәр уза. Юристларга сораулар бирү өчен алдан +7(843)236-65-61 телефоны буенча кабул итүгә язылырга кирәк, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар