Ел башыннан эш барышында 136 тонна чүп-чар чыгарылган
Октябрьдә «Водоканал» МУП белгечләре 3 км га якын озынлыктагы су чыгару челтәрләрен су белән юдырганнар. Торбаларның эчке өслеген комнан, ләмнән, көнкүреш һәм табигый калдыклардан чистартканнар.
Профилактик эшләр ел дәвамында планлы режимда алып барыла.
Ел башыннан бирле МУП хезмәткәрләре 14 км дан артык суүткәргеч челтәрен һәм 708 канализация коесын чистарттылар. Профилактика эшләре барышында 136 тонна чүп-чар чыгарылган.
Оешма матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, чүпләнүнең төп сәбәпләренең берсе – канализация системаларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, ә нәкъ менә канализация челтәренә көнкүреш чүп-чарын ташлау.