В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Библиобус» ветераннар йортына, Самосырово һәм Вознесение бистәләренә киләчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). Октябрьдә «Библиобус» мобиль китапханә комплексы яңадан Ветераннар йортына, Самосырово һәм Вознесение бистәләренә киләчәк.
Вознесениедә мобиль китапханә комплексы Нардуган урамы, 45-нче йорт адресы буенча, 1-нче, 15-нче һәм 29-нчы октябрь көннәрендә 15.00 сәгатьтә тукталачак, 5-нче һәм 19-нчы октябрь көннәрендә аны 13.00 сәгатьтә Дубравная урамы, 35 адресы буенча ветераннар йортында көтәләр. Самосырово бистәсе, Мир урамы, 50а, адресы буенча ул 8-нче һәм 22-нче октябрьдә 14.00 сәгатьтә киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, мобиль китапханә комплексы шәһәрдән читтә урнашкан бистәләргә һәм Ветераннар йортына хезмәт күрсәтә. «Библиобус» урнашкан ГАЗ-2705 автомобиле 1,5 меңгә кадәр китапны сыйдыра, шул исәптән балалар өчен язылган китапларны да. Моннан тыш, комплекс стационар китапханәләр фондларын яңартуда һәм китап укучылар соравы буенча басмалар китерүдә ярдәм итә, дип хәбәр иттеләр «Казанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесендә.