В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ерак араларга йөрүче поездларга билетлар алу өчен 50% ташлама 29, 30 сентябрьдә һәм 1 октябрьдә бирелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь). 29, 30 сентябрьдә һәм 1 октябрьдә 60 яшьтән узган пассажирлар өчен ерак араларга йөрүче поездларга купега билетлар алу өчен 50% ташлама биреләчәк. Ташлама өстәмә хезмәтләр алуга бирелми.
Түбән бәягә “ФПК” АҖ (“Россия тимер юллары” ААҖ бүлендек оешмасы) поездларында 2018 елның 1-31 октябрендә йөреп булачак.
Акция 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көненә багышлана.
Юл документларын кассаларда, “Россия тимер юллары” ААҖ рәсми сайтында һәм “Россия тимер юллары пассажирларга” (“РЖД пассажирам”) мобиль кушымтасы аша алырга мөмкин. Интернет аша алганда, ташлама паспорт мәгълүматларын һәм туу вакытын язганнан соң исәпләнәчәк, дип хәбәр ителә Россия тимер юллары сайтында.