Гражданнарның хәзер салым салу объектының юкка чыгуы яки бетерелүе турында гариза бирү мөмкинлеге бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июль). Татарстанның күпфункцияле үзәгендә яңа хезмәт күрсәтә башладылар. Гражданнарның хәзер салым салу объектының юкка чыгуы яки бетерелүе турында гариза бирү мөмкинлеге бар.
Гомуми кагыйдәләр буенча физик затлар милкенә салым күчемсез милек объектына милек хокукын туктату турындагы мәгълүматлар күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертелгәнче исәпләнә. Тиешле язуны кертү өчен объектны кадастр инженеры тарафыннан әзерләнгән тикшерү акты нигезендә кадастр учетыннан төшереп калдырырга кирәк.
Әмма хәзер салым органы, гражданнан объектның бетерлүе яки юкка чыгуы турында гариза алгач, салым исәпләүне туктатырга хокуклы. Ул шулай ук бу фактны раслый торган документларны – тикшерү актын, табигый бәла-казалар аркасында объектның юкка чыгуы турында җирле хакимият белешмәсен, дәүләт янгын күзәтчелеге органнары белешмәсен һәм башкаларны тәкъдим итә ала. Салым түләүче тарафыннан документлар мөстәкыйль тапшырылмаган очракта да, алар дәүләт органнарында саклана, салым хезмәте аларны мөстәкыйль рәвештә соратып ала.
Хезмәт күрсәтү күпфнукцияле үзәктә гариза теркәлгәннән соң 15 эш көне эчендә бушлай күрсәтелә. Салымны исәпләү салым салу объекты юкка чыккач яисә бетерелгәч айның 1-нче числосыннан туктатыла, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.