Теркәлү урыны буенча түгел, ә фактта булу урыны буенча тавыш бирү өчен 21-нче июньгә кадәр гариза бирергә кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). 5-нче июньнән Татарстан КФҮ 1-нче июльдә узачак Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә тавыш бирү участогын сайлау буенча гаризалар кабул итә башлый. Барлык теләүчеләр «мобиль сайлаучы» механизмыннан файдалана һәм теләсә кайсы уңайлы участокта тавыш бирә алачак. Теркәлү урыны буенча түгел, ә фактта булу урыны буенча тавыш бирү өчен 21-нче июньгә кадәр гариза бирергә кирәк.
Күп функцияле үзәктә хезмәт паспорт күрсәтү буенча, өстенлекле тәртиптә күрсәтелә. Әгәр документ алмаштыру өчен тапшырылган булса, күп функцияле үзәктә вакытлы шәхес таныклыгын күрсәтергә кирәк.
Булу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаны гражданин бер генә тапкыр бирә ала. Бу хезмәтне алу өчен күп функцияле үзәккә килгән мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итү барлык санитар куркынычсызлык нормаларын үтәп башкарылачак. Килүчеләр битлекләрдә, перчаткаларда булырга һәм социаль дистанцияне үтәргә тиеш.
21-нче июньгә кадәр тиешле гаризаны территориаль сайлау комиссиясенә һәм РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин. 16-нчы июньнән 21-нче июньгә кадәр участокны сайлау турында гариза участок сайлау комиссиясендә кабул ителәчәк.
Гражданнарга тавыш бирү башланырга алты көн кала - 25-нче июньнән 1-нче июльгә кадәр тавыш бирү мөмкинлеге бирелә. Мондый карар участокларда кешеләр күп җыелмасын өчен кабул ителгән. Сайлау комиссияләре тавышларны 1-нче июльдә саныйлар, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.