В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайбер акчалата ярдәмнәрне билгеләү дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша гариза бирмичә башкарыла.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче февраль). Яңа елдан башлап күп функцияле үзәкләрдә гражданнарга социаль хезмәтләр бер тәрәзә принцибы буенча күрсәтелә. Шулай ук кайбер акчалата ярдәмнәрне билгеләү гариза бирмичә генә дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы ярдәмендә гамәлгә ашырыла, шуңа күрә КФҮ тә мондый хезмәтләрне күрсәтүдән туктаганнар. Шулай итеп, исемлеккә РФ Пенсия фонды хезмәтләре дә кертелгән, ә төбәкләр карамагында булган кайбер хезмәтләр төшереп калдырылган. Үзгәрешләр хөкүмәт карары белән кертелгән.
Күп функцияле үзәкләр офисларында хәзер бер тәрәзә режимында Россия Пенсия фондының 9 хезмәте күрсәтелә, шул исәптән атом-төш сынаулары һәм техноген катастрофалар аркасында радиация йогынтысына дучар булган гражданнарга, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәмне бирү һәм башкалар.
РФ субъектларының башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан күрсәтелә торган 7 хезмәт исемлектән төшереп калдырылды. Алар арасында – йөклелек һәм бала табу буенча пособиене билгеләү һәм түләү, бала тугач бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәмне билгеләү һәм түләү, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм һәм башкалар. Хезмәт күрсәтүләрнең тулы исемлеге белән ТР Цифрлар министрлыгы сайтында танышырга була.