Аларны РФ Пенсия фондының, салым хезмәтенең, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының әйдәп баручы белгечләре үткәрәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь). 1-нче октябрьдә республиканың һәм аның башкаласының күп функцияле үзәкләрендә өлкән яшьтәге шәһәрлеләр өчен бушлай консультацияләр узачак. Аларны РФ Пенсия фондының, салым хезмәтенең, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының әйдәп баручы белгечләре үткәрәчәк.
Консультация сорап мөрәҗәгать иткән кешеләргә пенсияләрне билгеләү, исәпләү, социаль пособиеләр һәм субсидияләр түләү, шулай ук ташламалы салым салу өчен объектларны сайлау шартлары, милек, җир һәм транспорт салымнарына ташламалар бирү турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, акция барышында пенсионерларга электрон сервисларны үзләштерергә ярдәм итәчәкләр, алар ярдәмендә мөстәкыйль рәвештә исәп-хисап ясарга яки кирәкле мәгълүматны соратып алырга мөмкин.
Консультация пунктлары 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр биш офиста булачак: Зареченский (Гагарин ур., 103), Яңа Савин (Ямашев пр., 82), Мәскәү (Г.Коләхмәтов ур., 25/1), Совет (Җиңү пр., 214), Юдино (Ильич ур., 28), дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр рәсми интернет-порталы сайтында.