Шәһәр халкы уку өчен 2 меңнән артык китап алган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче февраль, Ксения Швецова). Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә муниципаль китапханә ачылды: шәһәр халкы анда инде 2 меңнән артык китап алган.
Китапханә декабрьдән башлап Җиңү проспекты, 141 адресы буенча эшли. «Казанлылар китапханәләргә бик теләп йөри, безнең шәһәрдә укырга бик яраталар. Сәүдә үзәгендә китапханә ачылу – укуны популярлаштыру буенча чираттагы адым. Барысы да сәүдә үзәге белән хезмәттәшлектә оештырылган, алар безгә җиһазлар, мебель белән ярдәм иттеләр», – дип хәбәр итте Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.
2021 елда шәһәр китапханәләрендә барлыгы 4 млн 553 мең 804 данә китап бирелгән. Еш кына укучылар саны капиталь ремонт ясалган учреждениеләрдә арта – хәзерге вакытта шәһәрдә 4 китапханә бинасы яңартылды. Әйтик, Киров районындагы Клара Цеткин урамындагы китапханәне капиталь төзекләндергәннән соң китап укучылар саны бер ел эчендә ике тапкыр арткан, анда бирелгән китаплар саны 49 меңнән 100 меңгә кадәр җиткән.
Китап фондын яңарту хисабына да шәһәрлеләрнең китапханәләргә карата кызыксынуын саклап калып була. Аерым алганда, быел 15 млн сумлык китаплар сатып алу планлаштырыла, алардан 5 млн сумы агымдагы чыгымнар кысаларында, ә тагын 10 млн сумы өстәмә рәвештә, Казан Мэры Илсур Метшин күрсәтмәсе буенча бүлеп бирелә. Исегезгә төшерәбез, шәһәр башлыгы Мәүлетов урамындагы китапханәне карау барышында шундый карар кабул итте, анда капиталь ремонтны быел тәмамлау планлаштырыла.
«Бу карар ярдәмендә без фондларны тулыландырабыз, актуаль әдәбият алабыз – бу нон-фикшн, әдәби, фәнни китаплар», – диде А.Абзалов.
Исегезгә төшерәбез, халыкка хезмәт күрсәтүне «Казанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе тәэмин итә, аңа 52 муниципаль китапханә керә, шул исәптән күчмә «Библиобус» комплексы эшли торган пунктлар да.