В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алга таба агачларны эшкәртергә җибәрәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). Казанның Җиңү проспекты, 141 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәкләренең берсендә, аларны алга таба эшкәртү максатында, яңа ел чыршылары кабул ителә башлады.
Чыршыларны җыю сәүдә үзәгенең “Кышкы бульварында” башкарыла һәм 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Чыршыларны утилизацияләү эше белән Идел буе экология компаниясе шөгыльләнә – алар эшкәртелеп, кәҗәләргә азык сыйфатында кулланылачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Искәртергә кирәк, 31 гыйнварга кадәр Г.Кутуй ур., 160 адресы буенча урнашкан тагын бер кабул итү пункты тәүлек буе эшләп килә.