Урамнарны җыештырырга 333 юл эшчесе чыгачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистарту өчен 333 юл эшчесе һәм 176 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 55 катнаш юл машинасы, 50 трактор щеткасы, 24 самосвал, 21 фронталь төягеч, «Барсик» МКСМ һәм башка техника.
Кар чыгару Аэропорт, Авиахима, Зур Казан боҗрасы, Бертуган Батталовлар, Глушко, Годовиков, Горький шоссесы, Кайбыч, Короленко, Краснококшайск, Кызыл Позиция, Лена, Лукин, Магистраль, Мамадыш тракты, Меховщиклар, Оренбург тракты, Павлюхин, Фрунзе урамнары участокларыннан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 1050 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 393 юл эшчесе һәм 380 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында тәүлек эчендә 170 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, шул исәптән 38 тонна реагент һәм 132 тонна ком-тоз катнашмасы. Сезон башыннан юл хезмәтләре 8,7 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.