В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урамнарны җыештырырга 342 юл эшчесе чыгачак.
Фото: Марат Мугинов
Карны чыгару Әбҗәлилов, Әбсәләмов, Астрономия, Бауман, Беломорск, Бигичев, Бирюзовая, Восстание, Гаврилов, Кол Гали, Голубятников, Губкин, Декабристлар, Еники, Ершов, Ильич, Галиәсгар Камал, Королев, Кошевой, Коләхмәтов, Лукин, Мәрҗани, Каюм Насыйри, Начальная, Островский, Петербург, Сибгат Хәким, Клара Цеткин урамнары участокларыннан, шулай ук Җиңү проспектыннан, Мамадыш һәм Себер трактларыннан, Әмәт магистраленнән башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 2880 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруга 364 юл эшчесе һәм 484 махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында соңгы тәүлек эчендә 323 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 14,4 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.