В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урамнарны җыештыру өчен 368 юл эшчесе чыгачак.
Фото: Денис Гордийко
Кар чыгару түбәндәге участоклардан башкарылачак: Айдинов, Бауман, Беломорский, Боевая, Кол Гали, Гвардия, Декабристлар, Дубравная, Ильич, Касаткин, Красиков, Красный Пожарник, Коротченко, Лаврентьев, Липатов, Миль, Парин, Петербург, Сәлимҗанов, Сәетгалиев, Спартак, Федосеев, Центральная, Клара Цеткин, Әмәт магистрале, Горький Шоссесы, Вокзал мәйданы, Старательный тыкрыгы, Оренбург тракты, шулай ук Милли-мәдәни үзәк һәм Горький ис. парк территориясеннән һәм башка участоклардан.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 2105 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 410 юл эшчесе һәм 407 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында тәүлеккә 137 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган, шул исәптән 13 тонна реагент һәм 125 тонна ком-тоз катнашмасы. Сезон башыннан юл хезмәтләре 8,2 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.