Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.07.2021, 12:27

Казанлыларны җәмәгать киңлекләрендә лекторияләр, кино күрсәтүләр, сөйләшү һәм китап клублары очрашулары көтә

Тематика спектры – Фешин һәм Родченко иҗатыннан алып пилотсыз киләчәк һәм яңа коммуникацияләргә кадәр.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июль, Камилә Гобәйдуллина). Июльдән җәйге сезон программасында концертлар азрак һәм интеллектуаль чаралар күбрәк булачак – казанлыларны лекторияләр, белем бирү мәктәбе, сөйләшүләр һәм китап клублары көтә. Бу хакта бүген Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде.

«Мост» арт-лекториясе июльдә һәм августта «Музей пәнҗешәмбесе» проекты кысаларында узачак. Бу «Черек күл» паркы амфитеатрында ачык лекцияләр һәм дискуссияләр циклы. Аны Казанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә галим-тикшеренүчеләр, әйдәп баручы белгечләре үткәрәчәк. «Шәһәр халкы Казан төзүчесе Карл Мюфканы химик Арбузовлар гаиләсе белән нәрсә бәйләве, бу аңа Казанда яшәп, тынычлык яуларга мөмкинлек биргән, һәм А.Родченко совет Россиясендә иллюстрация һәм фотографияне ничек үзгәрткәнлеге турында беләчәк», – дип билгеләде А.Абзалов. Шулай ук казанлыларга Бакый Урманче иҗаты һәм 1920-1930 нчы еллардагы яшь татар рәссамнары плеяды, Александр Родченконың совет Россиясендәге иллюстрациягә һәм фотосурәтләргә йогынтысы турында, Илдар Зарипов галәмендә һәм башка танылган иҗади кешеләр турында сөйләячәкләр.

Альтернатив программа кысаларында балалар өчен рәсем сәнгате буенча мастер-класслар, шәһәр музейларында бушлай тематик экскурсияләр, шулай ук Казан рәссамнары белән дискуссияле очрашулар оештырылачак. Барлык чараларның башлануы 19:00 сәгатькә планлаштырылган.

Июльдә Кабан күле яр буенда Россиядә Фән һәм технологияләр елына багышланган лекторийлар старт ала. «Беренче чарада Татарстан эшмәкәрләре үзләренең мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге проектлары турында сөйләячәк. Шулай ук пилотсыз киләчәккә, хезмәтне роботлаштыру һәм ясалма интеллектка багышланган лекцияләр дә планлаштырыла», – дип сөйләде Мәдәният идарәсе башлыгы.

Шунда ук, яр буенда, һәр чәршәмбе татар телендә сөйләшү клубы очрашулары уза, аларга теләсә кайсы яшьтәге һәм телне теләсә нинди дәрәҗәдә белгән казанлылар кушыла ала. Бу очрашулар катнашучыларга тел киртәсен җиңәргә, татар телендә фикерләрне дөрес формалаштырырга һәм тел тирәлегенә чумарга ярдәм итә.

26-нчы июльдән 15-нче августка кадәр Горки-Әмәт урманындагы Cube контейнер үзәгендә Казанлылар өчен Tele2 онлайн-паркы эшләячәк. Анда кино күрсәтүләр, лекцияләр һәм мастер-классларның онлайн-трансляцияләре узачак. Шулай ук паркта теләүчеләр өчен коворкинг урнашачак. Чараның мондый форматы Казанда инде беренче ел гына узмый.

Моннан тыш, бу айда «Черек күл» паркында 2021 елгы трендлы һәм актуаль темаларга багышланган җәйге белем бирү мәктәбен эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Лекцияләрне июльдән сентябрьгә кадәр атнага бер тапкыр уздыру күздә тотыла. Һәр ай аерым юнәлешкә, мәсәлән, икътисадка һәм финансларга, яңа коммуникацияләргә, психологиягә һәм үз-үзеңне үстерүгә багышланачак.

Казанлылар китаплар турында «Черек күл» паркында узган очрашуларда фикер алыша алачак – 7-нче июльдә биредә китап клубы эшли башлаячак. Катнашучыларның яңа басмалар буенча фикер алышу һәм фикердәшләр табу мөмкинлеге булган очрашулар атнага бер тапкыр узачак.

«Һәр проект өчен рәхмәтле катнашучылар – шәһәр халкы һәм кунаклары табылыр дип өметләнәбез», – дип йомгаклады Казан Мэры Илсур Метшин.

Барлык яңалыклар