В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче дәрестә зумба gold хәрәкәтләренә өйрәтәчәкләр
Фото: Город Казань KZN.RU
Беренче дәрес бүген «Крылья Советов» паркының яңартылган мәйданчыгында узачак. Теләүчеләрне зумба gold биергә өйрәтәчәкләр, ә соңрак дәрес ирекле форматта үтәчәк. Киләсе очрашу «Крылья Советов» паркында 5 нче һәм 19 нчы июньгә планлаштырылган.
1 нче июньдә шәһәр халкын Балыкчы бакчасында көтәләр. Биредә тренер җитәкчелегендә заманча бию хәрәкәтләренә өйрәнергә мөмкин булачак. Шул ук җәмәгать киңлегендә чираттагы мастер-класслар 15 нче һәм 29 нчы июньгә билгеләнгән.
Дәресләр 18:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.