Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.05.2022, 13:33

Казан паркларында 67 стационар булмаган сәүдә объекты, шул исәптән Миллениум астында фудтрак-шәһәрчек урнаштырылачак

Быел беренче тапкыр сәүдә Казансу яр буенда һәм «Салават күпере» паркында оештырылачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы май, Юлия Летникова). Казанда бу җәйдә 22 җәмәгать киңлеге территориясендә 67 стационар булмаган сәүдә объекты, шул исәптән Миллениум күпере астында фудтрак-шәһәрчек урнаштырылачак. Быел беренче тапкыр сәүдә Казансу яр буенда һәм «Салават Күпере» торак комплексы янындагы паркта оештырылачак, дип сөйләде Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры вазыйфаларын башкаручы Айгөл Латыйпова.

Стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру урыннары аукционда уйнатыла. Бүгенге көндә Парклар һәм скверлар дирекциясе sale.zakazrf.ru сайтына 31 лот куйган. Аларның башлангыч бәясе – 7 млн сум, ә соңгы бәясе – 16 млн сумга якын.

Миллениум күпере астында фудтрак-шәһәрчек беренче тапкыр уйнатылды. Хәзер ул техник режимда эшли, ә тулы көченә 1 нче июньдә эшли башлаячак. Анда стритфуд һәм эчемлекләр булган 7 фургончик урнаштырылачак.

«Урнашу урыннарын билгеләгәндә, архитектура һәм җәмәгать киңлекләренә йөреш, шулай ук шәһәрлеләрнең хезмәт күрсәтүнең өстенлекле төрләре турында фикере исәпкә алына», – дип билгеләде Айгөл Латыйпова.

Казан паркларында вакытлыча сәүдә объектларын урнаштыру эше февраль аенда эшкуарлар белән очрашудан башланды. Бизнес вәкилләренә шәһәр паркларында нинди сәүдә объектлары урнаштырылачак, аларны урнаштыру өчен нәрсә кирәк, аукционнарда ничек катнашырга һәм моның өчен нинди документлар кирәклеге турында сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, Казанның җәмәгать киңлекләрендә зур җәйге чаралар программасы старт алды, ул сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 16.05.2022
Видеорепортаж
16.05.2022 12:58
Казан паркларында 2022 елгы җәйге сезон: «Яшь эт асраучы мәктәбе», стендап, своплар һәм кояш баешын каршылаулар
Барлык яңалыклар