Тематик кайнар линия 18-нче ноябрь көнне узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 17-нче ноябрь). Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасында 18-нче ноябрь көнне мәгариф һәм тәрбия мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак. Казанлыларга консультацияне мәгариф һәм фән комиссиясе әгъзалары һәм ведомство экспертлары бирәчәк.
Мөрәҗәгатьләр пәнҗешәмбе көнне 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр +7(800)350-44-72 телефон номеры буенча кабул ителәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.