Ташучыларга кодларны тикшерү өчен техник чаралар сатып алуга субсидия бирәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь). Татарстанда QR-кодлар системасы барлык республика эчендә – шәһәр, шәһәр яны һәм муниципальара җәмәгать транспортында кертеләчәк. Ташучыларга кирәк булганда кодларны тикшерү өчен техник чаралар сатып алуга субсидия бирәчәкләр. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җәмәгать транспорты эшен QR-код ярдәмендә оештыру буенча киңәшмәдә шундый карар кабул итте.
QR-кодлар пассажирларны җәмәгать транспортына утырткан вакытта ташучылар көче белән тикшереләчәк. Җәмәгать транспортына утырту вакцинацияләнгән һәм COVID-19 белән авырган кешеләргә бирелә торган QR-кодны, шулай ук медотвод булу турында QR-кодны күрсәткәндә гамәлгә ашырылачак. Хәзерге вакытта вакцинациягә каршы медотвод булган республика халкына биреләчәк бердәм QR-кодны ТР сәламәтлек саклау министрлыгы эшли.
Пассажирларның QR-кодның электрон һәм кәгазь версиясеннән файдалану мөмкинлеге булырга тиеш, дип игътибар итте Р.Миңнеханов. Мондый белешмәне КФҮдә республика халкы мөрәҗәгате буенча бирәләр, димәк, бу пассажирларның җәмәгать транспортына керү белән бернинди кыенлыклары да булырга тиеш түгел, дип ассызыклады республика башлыгы.
Моннан тыш, Россия тимер юллары һәм Росавиация адресына төбәкара ташуларга QR-кодлар кертү мөмкинлеге турында мөрәҗәгать әзерләнгән.
Шулай ук пассажирлар агымы кимү аркасында керем кимегән очракта пассажир ташучыларга субсидияләр бирү турында карар кабул ителде, дип хәбәр иттеләр республиканың оперштабында.
Исегезгә төшерәбез, коронавирус таралуга бәйле яңа чикләү чараларын 22-нче ноябрьдән кертү планлаштырыла.