В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тикшерүләр 61 контроль ноктада узды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь). 10 көн эчендә, 1-нче ноябрьдән 10-нчы ноябрьгә кадәр, Казанның җәмәгать транспортында битлексез 3942 пассажир ачыкланган. Битлек режимы үтәлеше буенча рейдлар 61 контроль ноктада автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метрода узды, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
Тикшерүләрне Транспорт комитеты, «Пассажирларны ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре хезмәткәрләре уздырган. Алар барлыгы 2600 җәмәгать транспортын тикшергән.
Исегезгә төшерәбез, узган айда җәмәгать транспортында 15 мең 716 битлек режимын бозучыны ачыклаганнар.