Барлыгы 17 контроль ноктада 599 берәмлек җәмәгать транспорты тикшерелде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). Кичә Казанның җәмәгать транспортында битлексез 479 пассажир ачыкланган. Тикшерүләр автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә – барлыгы 17 контроль ноктада узган.
Рейдлар барышында күчмәсоставның 599 берәмлеген тикшерделәр. Кисәтүдән соң пассажирлар битлекләрен киделәр, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.
Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырган.