Чираттагы рейд барышында хәрәкәт составының 626 берәмлеге тикшерелгән.
Фото: Денис Гордийко
626 берәмлек җәмәгать транспорты тикшерелгән. Хокук бозучы 963 пассажирның барысы да битлекләрен урында киде, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.
Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизор хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырды.