В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пассажир йөртүчеләргә эш сменасы беткәч һәм пассажирларны төшергәннән соң, салонны җилләтү, барлык өслекләрне дымлы чүпрәк белән сөртү һәм дезинфекцияләүне йөкләделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). Казанның җәмәгать транспортында массакүләм йогышлы авыруларны, грипп, ОРВИ һәм коронавирусны кисәтү, локальләштерү һәм бетерү максатларында дезинфекция режимы көчәйтеләчәк. Бүген Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков катнашында пассажир йөртүчеләр белән үткәрелгән киңәшмәдә эпидемиягә каршы һәм профилактик чаралар турында фикер алыштылар.
Дезинфекция өчен бактерицид нурландыргычлар, кулларны антисептик чаралар белән эшкәртү диспенсерлары кулланылачак. Җәмәгать транспорты өлкәсе хезмәткәрләре битлек киеп йөрергә, даими рәвештә температураларын үлчәргә һәм вирус йогышының беренче симптомнары – югары температура, борынга тамау төшү, ютәл - күзәтелгәндә, эшкә чыкмаска тиеш булачак.
Моннан тыш, пассажир йөртүчеләргә эш сменасы беткәч һәм пассажирларны төшергәннән соң, салонны җилләтергә, барлык өслекләрне дымлы чүпрәк белән сөртергә һәм дезинфекцияләргә кушылды, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.