Көненә 500-дән дә азрак хокук бозучыны ачыклыйлар.
Фото: Денис Гордийко
Кичә җәмәгать транспортында автобус, трамвай, троллейбус һәм метро станцияләрендә профилактик рейдлар барышында гәхси саклану чараларсыз 470 пассажирны ачыклаганнар. 469 пассажир кисәтүдән соң битлек кигән, бер кеше шәхси саклану чарасы булмау сәбәпле җәмәгать транспортын ташлап киткән.
Тикшерүне «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизор хезмәте һәм автотранспорт предприятиеләренең контроль хезмәтләре белән берлектә Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре үткәрде, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.