Хәзер белгечләр җәмәгать транспорты автоинформаторларына аудиоязмалар урнаштыралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь, Алинә Бережная). 17-нче июньдә Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Геройлар маршы» социаль-мәгариф проекты старт ала. Җәмәгать транспорты салоннарында шәһәр урамнары һәм тукталышлар исемнәрендә мәңгеләштерелгән сугыш геройлары турында кыска тарихлы аудиоязмалар яңгыраячак. Хәзер Транспорт комитеты техник хезмәте хезмәткәрләре автобуслар, трамвайлар һәм троллейбуслар автоинформаторларына аудиоязмалар урнаштыра.
Акцияне башлап җибәрү идеясен Казан университетының Социаль-философия фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының социаль һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Екатерина Панкова тәкъдим иткән. Транспорт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Симкачев сөйләгәнчә, шәһәр администрациясе инициативаны хуплаган. «Проект шәһәр халкына һәм кунакларына Бөек Ватан сугышында Җиңүгә үз өлешләрен керткән геройлар турында күбрәк белергә мөмкинлек бирәчәк. Казанда сугышта катнашучыларның исемнәре белән 70-тән артык урам аталган, ләкин, кызганычка, барлык казанлылар да геройларны белми. Әлеге проект өлкән буын өчен дә, кече буын өчен дә танып белү ноктасыннан файдалы булачак», - диде Д.Симкачев.
Хәзер белгечләр җәмәгать транспорты автоинформаторларына аудиоязмалар урнаштыралар. Сугыш геройлары турында кыска тарихи вакыйгаларны 58 автобус, 4 трамвай һәм 10 троллейбус маршрутларында ишетергә мөмкин булачак. Аудиоязмалар урнаштыру - күп хезмәт сорый торган процесс һәм якынча алты сәгать вакытны алып тора - автоинформаторга махсус система аша аудиоязма кертелә. Аудиоязмалар, җәмәгать транспорты теге яки бу кеше исеме белән аталган урам яки тукталыш янына килеп җиткәндә, автомат рәвештә кабыначак.
«Проект Җиңү көненә кадәр эшли башларга тиеш иде, ләкин үзизоляция режимы гамәлдә булган чорда маршрутларга бөтен күчмә состав та чыкмады, шулай ук пассажирлар агымы да кимеде», - дип сөйләде Д.Симкачев.
Җиңүгә өлеш керткән сугыш каһарманнары һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыклары турында Казан университеты студентлары өч телдә - рус, татар һәм инглиз телләрендә сөйлиләр. Язмаларны 17-нче июньнән башлап ишетеп булачак.