В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда 30-нчы марттан 5-нче апрельгә кадәр җәмәгать транспорты якшәмбе көне җәдвәле буенча эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март). Казанның җәмәгать транспортында өлкән яшьтәгеләргә, үз сәламәтлекләренә игътибар белән карауларын үтенеп, махсус аудиоязма яңгырый. Өлкән яшьтәге кешеләргә мөрәҗәгать итү тукталышларда да, маршрут буенча җәмәгать транспорты хәрәкәте вакытында да яңгыратыла.
Аудиоязмада әйтелгәнчә, өлкән яшьтәге кешеләр коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычы төркемендә тора, шуңа күрә аларга өйдән чыкмаска киңәш ителә. Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә район администрациясендә ялгыз пенсионерлар өчен беренче кирәк-яракларны китерү буенча волонтерлык хезмәте эшләвен дә искә төшерәләр, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 30-нчы марттан 5-нче апрельгә кадәр җәмәгать транспорты якшәмбе көне җәдвәле буенча эшләячәк. Күчмә составның чыгышы 25-30%-ка кимиячәк.