В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Киносеансларга бару өчен +7(904)679-30-92 WhatsApp номерына алдан язылырга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче сентябрь). Казанның Юдино бистәсендә яңартылган тимерьюлчылар мәдәният йортында атна саен бушлай кино күрсәтүләр уза. Сентябрьдә шәһәрлеләрне мәдәният сараеның кинозалында чәршәмбе көннәрендә көтәләр.
9-нчы сентябрьдә 19.00 сәгатьтә тамашачылар – «Зимний вечер в Гаграх», 16-нчы сентябрьдә 11.00 сәгатьтә – «Девушка без адреса», 23-нче сентябрьдә 19.00 сәгатьтә – «Берегись автомобиля», 30-нчы сентябрьдә 11.00 сәгатьтә «Будьте моим мужем»ны карый алачак.
Тимерьюлчылар мәдәният йортында киносеансларга бару өчен +7(904)679-30-92 WhatsApp номерына алдан язылырга кирәк. Хәбәрдә исемне тулысынча язу, фильм сайлау һәм телефонның контакт номерын күрсәтү сорала. Катнашучылар саны 45 кешедән артмаска тиеш, дип искә төшерәләр мәдәният йортының Instagram-аккаунтында.