В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшкә татарстанлылар 7-нче ноябрь көнне чыгачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь). Ноябрь аенда татарстанлыларны һәм аның башкаласы халкын бәйрәмнәр һәм аларга бәйле өстәмә ял көннәре көтә. Шул рәвешле, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән эш календаре нигезендә, айның иң зур уикенды 4 көн дәвам итәчәк – 3-нче ноябрьдән 6-нчы ноябрьгә кадәр.
Ял көннәре, гадәттәгечә, шимбәдән – 3-нче ноябрьдән башлана. 4-нче ноябрь көнне ил халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәчәк. Ул якшәмбе көненә туры килә. Ял көне аннан соңгы көнгә – дүшәмбегә (5-нче ноябрьгә) күчерелә. Ә 6-нчы ноябрь сишәмбе көнне Татарстанда ТР Конституциясе көне билгеләп үтелә.
Эшкә татарстанлылар 7-нче ноябрь көнне чыгачак.