В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләр тәүлек буе башкарылган
Марат Мөгыйнов фотосы
Соңгы ике атнада «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең энергия хуҗалыгы хезмәте хезмәткәрләре якты диодлы 279 лампаны алыштырган. Эшләр «Габдулла Тукай мәйданы» – «Кремль» станцияләренең беренче һәм икенче юллар арасындагы халык йөри торган урыннарда башкарылган.
Моннан тыш, «Дубравная» станциясендә сафтан чыккан яктырткычлар һәм җәяүлеләр кичүендә тагын 12 яктырткыч алыштырылган. «Сукно бистәсе» – «Әмәт», «Сукно бистәсе» – «Габдулла Тукай мәйданы» һәм «Кәҗә бистәсе» – «Кремль» станцияләре арасында суүткәргеч торбаларда 236 метр җылыткыч яңартылган.
Шулай ук хезмәткәрләр, планга кертелгән эшләр буенча берләштерелгән 11 тарту-түбәнәйтү кече станциясе җайланмаларын көйләгән.
Ягып җылыту сезоны башлану белән, оешма, җылылык бирү буенча әзерлек эшләре алып бара. «Кремль», «Габдулла Тукай мәйданы», «Сукно бистәсе», «Әмәт» һәм «Горки» станцияләре җылылык белән тәэмин ителгән инде. Калган станцияләрдә җылылык җибәрү эшләре дәвам итә.
Казан метросында төзекләндерү, җайга салу, тикшерү эшләре, метроның имин һәм өзлексез эшләвен тәэмин итү максатыннан тәүлек буе алып барылды, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.
Алдарак Казан метрополитенында хезмәткәрләр 17 чакрым тоннельне кул һәм механик рәвештә юганннар дип хәбәр ителгән иде.