В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлыгы 11 меңнән артык җәмәгать транспорты тикшерелде.
Фото: Марат Мугинов
Барлыгы бер ай эчендә 11 мең 62 җәмәгать транспорты берәмлеге тикшерелде. Тикшерү 474 контроль ноктада узды. Рейдлар барышында шәхси саклану чараларсыз 17 мең 406 пассажир ачыкланган. 17 мең 240 пассажир битлекне урында кигән, 166 кеше шәхси саклану чаралары булмау сәбәпле җәмәгать транспортын ташлап киткән.
Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизор хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырды.
Исегезгә төшерәбез, октябрьдә Казанның җәмәгать транспортында битлек режимын бозган якынча 25,7 мең пассажир ачыкланган.
Профилактик рейдлар дәвам итә, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.