Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.09.2024, 12:37

Ноябрьдә Казанда икенче «Йөзьяшәрләр уеннары» старт ала

Хәзер «Тормыш сөюче» проекты шөгыльләре 66 мәдәният учреждениесе һәм 20 спорт объектында уза

«Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» икенче спартакиада старты ноябрьгә планлаштырылган. Киләсе сезонда проектта катнашучыларны яңа дисциплиналар көтә: мини-волейбол һәм шашка, шулай ук «Иң текә җанатарлар» конкурсы. Стартны сылтама буенча күзәтергә мөмкин. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

Ул: «Спартакиада сентябрьдән актив эшли башлаган «Яшәү яме» проекты кысаларында уза», – дип өстәде. Хәзер шөгыльләр 66 мәдәният учреждениесендә һәм 20 спорт объектында уза.

«Бүгенге көндә җырларга, биергә, спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең барысын да «Яшәү яме» проекты берләштерә. Без 13 юнәлеш буенча эшлибез. «Алтын» яшьтәге кешеләрнең шәһәрнең социаль объектларында бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге бар, һәм без бу эшне, һичшиксез, дәвам итәчәкбез», – диде мэр Илсур Метшин.

Проект кысаларында квартал саен шул ук исемдәге газета чыгарыла. Анда актив катнашучылар һәм яңалыклар турында сөйләнелә, проект чараларыннан репортажлар, киләсе сезонга шөгыльләр җәдвәле һәм пенсионерлар өчен башка файдалы мәгълүмат бастырыла.

Проект турында тулырак мәгълүматны сайтта һәм кайнар линия телефоны буенча белергә мөмкин: +7(843)236-42-93.

Исегезгә төшерәбез, «Йөзьяшәрләр уеннары» сигез ай дәвамында спортның 10 төре буенча узды. Иң өлкән катнашучылар 90 яшьлек Георгий Гаврилов һәм 85 яшьлек Фирая Йосыпова булды.

Беренче Спартакиада барышында 1000 шәхси бүләк һәм 100 призлы кубок уйнатылды. Җиңүчеләрне һәм призерларны Илсур Метшин һәм совет фигуралы шуучысы, өч тапкыр олимпия чемпионы Ирина Роднина бүләкләде.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.09.2024
Видеорепортаж
23.09.2024 12:26
1 октябрьдә Казанда Өлкәннәр декадасы старт ала
Барлык яңалыклар