Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.10.2022, 14:10

Ноябрь аенда Казанда татар биюен үстерү буенча «ӘйдәБас» дигән түләүсез остаханә узачак

Проектның йомгаклау концерты 2023 елның маенда Г.Кариев исемендәге татар яшь тамашачылар театры сәхнәсендә була.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь). 1 нче ноябрьдән 6 нчы ноябрьгә кадәр Татарстан башкаласында «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе» дигән бушлай белем бирү атнасы узачак. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Россиянең 6 төбәгеннән килгән педагоглар һәм хореографлар өчен татар биюенең төбәк үзенчәлекләре буенча түләүсез уку-укыту атнасы башлана.

2023 елның маенда проектның йомгаклау концерты булачак. Анда катнашучылар театр сәхнәсендә татар биюе буенча яңа постановка тәкъдим итә алачаклар.

Проектның остазлары – «Дәрман» татар биюе студиясе җитәкчесе, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсумҗанова һәм «Э-моция» иҗади инклюзив студиясенең сәнгать җитәкчесе, режиссеры, социаль проектлар авторы Неля Суркина.

«ӘйдәБас» остаханәсендә катнашу өчен 23 нче октябрьгә кадәр шушы сылтама буенча гариза җибәрергә кирәк. Катнашучылар саны чикләнгән.

Проект идеясе узган елның язында, Г.Кариев исемендәге театрда «Татар биюе: кичә, бүген, иртәгә» темасына түгәрәк өстәл вакытында барлыкка килгән. Ул «Таврида.АРТ» фестивалендә бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында хупланды, дип хәбәр итә «Э-моция» студиясе матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар