Ул шәһәрдәге ерак бистәләргә һәм Ветераннар йортына хезмәт күрсәтә.
Фото: Марат Мугинов
Шулай итеп, Дубравная урамындагы 35-нче номерлы йортта аны 2, 16 һәм 30-нчы ноябрь көннәрендә 13.00 сәгатьтә көтәләр. Самосырово бистәсенә, Мир урамындагы 50а номерлы йортка ул 5-нче һәм 19-нчы ноябрь 14.00 сәгатьтә киләчәк. Вознесение бистәсендә, Нардуган урамы, 45 адресы буенча мобиль китапханә комплексы 12-нче һәм 26-нчы ноябрь 15.00 сәгатьтә тукталачак.
Исегезгә төшерәбез, мобиль китапханә комплексы шәһәрдән читтә урнашкан бистәләргә һәм Ветераннар йортына хезмәт күрсәтә. «Библиобус» - ГАЗ-2705 автомобиле - 1,5 меңгә кадәр китапны сыйдыра, шул исәптән балалар өчен язылган китапларны да. Моннан тыш, комплекс стационар китапханәләр фондларын яңартуда һәм китап укучылар соравы буенча басмалар китерүдә ярдәм итә, дип хәбәр иттеләр «Казанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесендә.