В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мобиль китапханә комплексы шәһәрнең ерактагы бистәләренә һәм Ветераннар йортына хезмәт күрсәтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче октябрь). Казанның «Библиобус» мобиль китапханә комплексы ноябрьдә кабат Самосыр, Вознесение, шулай ук Ветераннар йортына киләчәк.
Әйтик, Самосыр бистәсенә (Мир ур., 50а) «Библиобус» 7-нче һәм 21-нче ноябрьдә 14.00 сәгатьтә киләчәк. Ветераннар йортында (Дубравная ур., 35) китапханә комплексын 5-нче һәм 18-нче ноябрьдә 13.00 сәгатьтә көтәләр. Вознесениедә (Нардуган ур., 45) ул 14-нче һәм 28-нче ноябрьдә 15.00 сәгатьтә тукталачак.
Исегезгә төшерәбез, мобиль китапханә комплексы шәһәрнең ерактагы бистәләренә һәм Ветераннар йортына хезмәт күрсәтә. «Библиобус»ның «ГАЗ 2705» автомобиле 1,5 меңгә кадәр китап сыйдыра. Моннан тыш, комплекс стационар китапханәләр фондларын яңартуда һәм китап укучылар соравы буенча басмалар китерүдә ярдәм итә, дип хәбәр иттеләр «Казанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесендә.