Казанның шәһәр урам-юл челтәренең 124 участогында 4313 машина урыны оештырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Ноябрьдә Казанда 900 яңа парковка урыны барлыкка киләчәк. Муниципаль парковка киңлеген Иске Татар бистәсендә һәм Әбҗәлилов, лейтенант Шмидт, Вишневский һәм Николай Ершов урамының чикләнгән территориясендә киңәйтү планлаштырыла.
Бүген паркоматлар сатып алуга электрон аукцион тәмамланды, юл билгеләре һәм мәгълүмат щитлары сатып алу һәм урнаштыруга конкурс игълан ителде, дип хәбәр итәләр Транспорт комитетында. ТР сатып алулар буенча Дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, хокук бозуларны теркәү өчен автомобильләр сатып алуга конкурс 2019 елның дүртенче кварталында игълан ителәчәк.
Яңа парковка урыннарын исәпкә алып, Казанның шәһәр урам-юл челтәренең 124 участогында 4313 машина урыны оештырылачак.