В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр гаилә, торак һәм милек хокукы буенча сорауларга җавап бирәчәкләр.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче ноябрь). Ноябрь аенда Казанда юристлар белән бушлай консультацияләр узачак. Белгечләр шәһәрлеләрне «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды бүлегендә кабул итәчәк.
23 нче ноябрьдә шәһәрлеләрнең сорауларына Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иҗтимагый контроль региональ үзәге вәкилләре җавап бирәчәк. Белгечләр коммуналь түләүләрне исәпләү буенча киңәш бирәчәкләр һәм дәгъва гаризалары төзергә булышачаклар.
Гаилә, торак һәм җир хокуклары буенча сорауларга юристлар 25 нче ноябрьдә җавап бирәчәк. Шәһәрлеләр алиментларны түләтү, мөлкәтне бүлешү, хосусыйлаштыру, мирас, ана капиталы буенча өлеш бүлеп бирү, балалар өлешләре белән күчемсез милек сату турында белә алачаклар. Практик юристлар Наталья Веретенникова һәм Людмила Иванова консультация бирәчәк.
Ноябрь консультацияләре сериясен ТР буенча Росреестр идарәсе һәм ТР Кадастр палатасы вәкилләре белән очрашу тәмамлый. Консультация 29 нчы ноябрьдә узачак. Белгечләр күчемсез милекне мөлкәткә рәсмиләштерү, сатып алу һәм сату, бүләк итү килешүләрен төзү һәм башкалар белән бәйле сорауларга җавап бирәчәкләр.
Барлык консультацияләр дә Калинин ур., 3 адресы буенча 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр узачак. Юристларга сораулар бирү өчен алдан кабул итүгә +7(843)236-65-61 телефоны буенча язылырга кирәк, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.