Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләр 3-6 ноябрьдә ял итәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы сентябрь). Ноябрьдә Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләрне бәйрәмнәр көтә, алар ярдәмендә өстәмә ял көннәре барлыкка киләчәк. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эшләгән җитештерү календаре буенча, ноябрьдә иң озын ял көннәре дүрт көн дәвам итәчәк.
Ял көннәре шимбә, 3 ноябрьдән башлана. 4 ноябрьдә илебездә Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителә. Ул якшәмбегә туры килә. Шуңа күрә ял көне дүшәмбе, 5 ноябрьгә, күчерелә. Сишәмбе, 6 ноябрьдә, Татарстанда ТР Конституциясе көне бәйрәм ителә.
Эшкә татарстанлылар 7 ноябрьдә чыгачак.