Шәһәрдә суга сикерү буенча «ТР Президенты Кубогы», кыска дистанциядәге суда йөзү буенча Россия чемпионаты һәм йөзү буенча халыкара ярышлар узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
10 нчы ноябрьдән 13 нче ноябрьгә кадәр Суга сикерү буенча «Татарстан Республикасы Президенты Кубогы» халыкара ярышлары узачак. Беренчелек өчен А (16-18 яшь) һәм В (14-15 яшь) төркемендәге яшүсмерләр көрәшәчәк.
20-25 нче ноябрьдә суда кыска дистанциягә йөзү буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышларда милли команданың әйдәп баручы спортчылары катнашачак. Шул ук көннәрдә ТР башкаласы йөзү буенча халыкара ярышлар уздырачак. Бүләкләр 16 яшьтән өлкәнрәк егетләр һәм 13 яшьтән өлкәнрәк кызлар арасында уйнатыла.
«Хәзер чит илләрдә дөнья һәм Европа чемпионатларында чыгыш ясау мөмкинлеге булмаганга, тамашачылар да, катнашучылар да көндәшлекнең кискенлеген тойсын һәм турнирларның матур итеп оештырылышыннан канәгать калсын өчен, үзебезнең ярышларыбызны тиешле дәрәҗәдә уздырачакбыз», – дип билгеләп үтте Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты, дүрт тапкыр олимпия чемпионы Владимир Сальников.
«Дуслык уеннары» Россия Спорт министрлыгы, Татарстан Спорт министрлыгы, Бөтенроссия йөзү федерациясе, Россия синхрон йөзү федерациясе һәм Россия Суга сикерү федерациясе ярдәмендә узачак, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе.
Керү билетлар буенча башкарылачак. Ярышларны «Матч ТВ» телеканалында трансляцияләү планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, «Дуслык уеннары»ның I этабы Казанда 19 нчы июльдән 3 нче августка кадәр узды. Ярышлар 1 меңнән артык спортчыны берләштерде, алар арасында 376 комплект медаль уйнатылды: 92 – йөзү буенча, 32 – суга сикерү буенча һәм 160 – синхрон йөзү буенча.
Уеннарның өченче (йокмгаклау) этабы ТР башкаласында 8-17 нче декабрьдә узачак. Ярышларда катнашучылар Йөзү буенча Владимир Сальников кубогы, Синхрон йөзү буенча Светлана Ромашина кубогы һәм Суга сикерү буенча Дмитрий Саутин кубогы